Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 2 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

Хәтер сандыгыннан бушанган бу истәлекләр һәр очракта малай-кызлар күзләрендә гаҗәпләнгән һәм сокланган балкыш яндырып, сөйләүче Гәрәй абзыйлары күңелендә канәгатьләнү тойгысы уята. Бу дулкынландыргыч хис карт солдатның шул бер көнен тутырып торырга җитә. Ә аннан соң-тагы бушлык... Һәр көнне бер нәрсә: каралтың тирәсендә чокчыну да, карчыгы катында әвәрә килү. Үзе әрсезләнеп-нитеп йөрми, чакыртып-мәшәкатьләнүче юк. Оныттылар. Гәрәй абзаңның дөньяда барын да оныттылар. 

#АзатВергазов #Кайту #Роман