Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 1 көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

Совхоз идарәсенең күп йөрүдән ашалып чокырлана башлаган баскычлары буйлап өске катка менеп барышлый Рәфис катлаулы хисләр кичерде: көтмәгәндә әнисенең авырып китүе, яңа эш урынына күчүенә бәйләнешле алда торган мәшәкать-киртәләр, элеккеге дусты белән ике арадагы шәхси мөнәсәбәтләрнең әлегә билгесез булуы - барысы-барысы бергә аралашып ниндидер аңлатып булмастай капма-каршы тойгылар тудырды. Ул яныннан ашыга-ашыга үтеп киткән кешеләргә дә, тар коридорның буявы купшый төшкән стеналарына ябыштырылган һәртөрле диаграмма-стендларга да игътибар итмәде, үз уена чумып атлый бирде. Әйе, аңа, һичшиксез, зиһенен җыярга, үзен Шәмсүн белән очрашуга әзерләргә кирәк иде. “Ничек сүз башларга аның белән? Ясалма рәсмилек мәгънәсез һәм көлке генә булачак. Ни әйтсәң дә, алар студентлык елларын бергә уздырган, бер бүлмәдә яшәгән, бер мискидән ашап яшәгән ахириләр иде бит”. 

#АзатВергазов #Кайту #Роман