Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

«Театр сәхнәсе әйләнә, театр корылган хәйләгә»

Театрга багышланган   китап –журналлардан, газета битләреннән театр елын түгәрәкләп «Театр сәхнәсе әйләнә, театр корылган хәйләгә» дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Күргәзмә  янында 1906 елның 22 нче декабре татар театры туган көне итеп билгеләнгәне, Г.Камалның “Кызганыч бала” спектакле куелганы турында, шулай ук Галия Булатова, Фатима Ильская, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская, Асия Галиева, Шакир Шамильский, Газиз Айдарский  турында материаллар тәкъдим ителде. Хайруллина Гөльшат “Мәйдан” журналы белән таныштырды. Үзе укыган әсәрләрне тәкъдим итте.