"Сабантуйга бүләк җыю"
Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю.
Бүген күркәм гадәт буенча шәһәребезнең урамнары буенча, йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыю чарасы үтте. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.
Барлык шәһәр халкын һәм Түбән Кама кунакларын 15 июньдә Мәйданда узачак шәһәр Сабантуена чакырабыз һәм онытылмаслык якты бәйрәм телибез.