Городская библиотека - филиал № 3

«Әй, күңелле бит Сабантуйлары» -онлайн – презентация

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Ул башка милләтләр тарафыннан да яратып кабул ителә. Яшь киленнәр Сабантуй бәйрәменә дип сөлге чигә. Бәйрәмгә җирле халык , кунаклар бик теләп җыела. Мәйданда күңелле уеннар, җыр - бию белән үрелеп бара.

Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.

Ссылка на видео: https://vk.com/video-86946303_456239520