Городская библиотека - филиал № 3

«Сүрәтләрдә – халкыбызның күңел яктысы»

Бүген күренекле татар рәссамы, сынчы Әхсән Фәтхетдиновка 85 яшь тулган булыр иде.

Әхсән Фәтхетдинов иҗатының башлангыч этабы агачтан уеп декоратив-нәкыш ясауга һәм Түбән Каманың архитектура ансамбльләре интерьерларында монументаль рәсемнәр иҗат итүгә багышлана. Аның әсәрләре Түбән Каманың үзенчәлекле символы булып тора. Ул күп кенә объектларны, биналарны бизәкләп эшләүдә катнаша. Алар арасында – музыка училищесы, энергетика-төзелеш техникумы, «Бигеш» аэропорты, «Кама» кунакханәсе, атракционнар паркы, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары бар.

Ә.Фәтхетдинов эшчәнлегенең төп юнәлеше – Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты. Күп кенә рәсемнәрендә һәм скульптур композицияләрендә бөек шагыйрь, аның әсәрләренең геройлары урын ала. Ә.Фәтхетдинов үзенең үзенчәлекле дөньясын булдырып, шуны татар мәдәниятенең табигый бер өлешенә әйләндерә.

Китап укучылары игътибарына «Сүрәтләрдә – халкыбызның күңәл яктысы» дип аталган күргәзмә тәкъдим итәбез. Рәхим итегез!