Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

"Истәлек дәфтәре"

  

Истәлек дәфтәрләре - хәтер сандыгы

 Авылдашларның күңел истәлекләре

 Яшь буынга мирас булып калсын,

 Бер хәзинә калсын үткәннән.

Истәлек дәфтәрләре үткәннәрнең көзгесе генә түгел, ул язучының зәвыклы күңел байлыгын да чагылдыра. Гадәттә, истәлек битләре, төсле карандаш белән, «Истәлек өчен», «Онытмам сине, онытма мине!» кебек сүзләр белән башлана, шул чордагы  шигырьләр, җырлар күчереп языла.

Китапханәдә сакланучы 1910 нчы елгы Нигматуллина Гөлҗамал апаның истәлек дәфтәренә язган хатирәләр белән таныштык, язмалар 1942 нче 1959 нче елларда язылган. Гөлүсә Габделбәр кызы үзенең кадерле гаилә ядкарләре булып сакланучы әтисенең 14 яшьлек чагында башлаган «Истәлек дәфтәре» һәм әнисенең уз куллары белән чикән түрләмәсен алып килде. Миңнур апа турләмәгә « истәлек өчен 1958 нче ел 15/III »  чигеп язган. 

Истәлек дәфтәрләрен бездә яздык дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Фәнзилә Минсабир кызы бу мавыгуга  караш төрле кешедә төрлечә  иде. Ә менә татар теле укытучылары мондый дәфтәрләргә хәер-хаклы булып, язганыбызны хуплыйлар иде. «Бернинди зыяны юк, ул дәфтәрләрдә дөрес, хатасыз, матур почерк белән язарга өйрәнәләр», – дип әйтә иде алар.