Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

"Кызыл китап"

  

Мәктәп яны лагере балалары өчен «Хайваннарны саклагыз! " дигән тематик сәгать узды. Чара барышында балалар белән Татарстан Республикасының “Кызыл китабы" белән таныштык.Хайваннарны яклау, кешеләргә табигатьне сакларга, тыюлыклар төзергә, браконьерлар белән көрәшергә, чистарту корылмалары төзергә, чүп-чарны елгаларга һәм күлләргә ташламаска, йортсыз хайваннарга ярдәм итәргә, йорт хайваннарын ташламаска, Кышын кошларны тукландырырга кирәклеге турында сөйләштек.