"Без бердәм, без бергә!"
Халыклар бердәмлеге көнендә балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары, шулай ук бәйрәм итү традицияләре, аның Россия өчен әһәмияте турында сөйләштек. Очрашу барышында балалар , аерым, берүзең генә берни дә эшли алмыйсың, бердәмлектә көч икәнен аңладылар. Һәркем Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын истә калдырды. Шуңа күрә безнең илдә шундый мөһим бәйрәм-Халыклар бердәмлеге көне бар. Бу дуслык һәм берләшү бәйрәме, мәхәббәт һәм татулык бәйрәме. Чара ахырында балалар плакатлар ясадылар.