Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Бергә укыйбыз- кычкырып укыйбыз

  

Бөтен дөньяда ел саен мартның беренче чәршәмбесен дә Халык-ара кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Без дә Бөтенроссия акциясенә кушылдык. Бу көнне китапханәдә «Бергә укыйбыз, кычкырып укыйбыз! " акциясе узды. Аның максаты-бергәләп укуның әйләнә-тирә дөнья белән аралашу ысулы итеп күрсәтү, үз хисләреңне башка кешегә җиткерү мөмкинлеге буларак кирәкле икәнен җиткерү. Китапханәгә килүчеләргә эчтәлеге буенча төрле китаплар тәкъдим ителде, һәм һәркем үзен укучы ролендә сынап карый алды! Кычкырып уку өчен якташ язучыларның иҗатлары тәгъдим ителде Р.Вәлиеев,М. Логинов, К. Гыйльмуллин әсәрләре,шулай ук Г. Тукай, Р. Миңнуллин китаплары сайланды,рус классика әсәрләренә дә ихтибар ителде Л. Толстой, М. Е. Салтыков-Щедрин һәм А.С.Пушкиның әкиятләрендә бик яратып укыдык.