Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Балалар хокукы әлифбасы

 

Ел саен 12 декабрьдә илебездә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу Россиянең мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәм Россия Федерациясенең Төп Законын кабул итүгә багышланган. Гадәттәгечә, бу датага китапханәдә информацион киштә төзеп куела .Киштә янында  Конституциянең барлыкка килү тарихы, шулай ук Россия дәүләтенең төп символлары — флаг, герб һәм гимнның килеп чыгышы белән әнгамә узды. Балаларга Россия флагы төсләренең мәгънәсе, ни өчен Россия гербында сурәтләнгән бөркетнең ике башы һәм өч таҗы бар, хәзерге конституция кабул ителгәндә, кешенең нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгы турында сөйләдек һәм «Азбука прав ребенка» дигән мультфильм курсәтек.