Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Әниемә бүләккә

   

Мастер-классны үткәрүгә «Әниләр көне»бәйрәме сәбәп булды. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.Балалар эш барышында материаллар кисеп кенә калмыйча, иң кадерле,  яраткан әниләре турында әңгәмә кордылар. Иң якын һәм яраткан кешеләр өчен бүләк ясау бик күңелле һәм шатлык китерде. Мастер-класс барышында балалар матур нәрсәләр булдырырга, фантазия күрсәтергә, хис-тойгылар белдерергә һәм үз хезмәтләре нәтиҗәсенә шатланырга өйрәнделәр. Үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кыйммәтрәк нәрсә юк! Димәк,  бәйрәм көнендә,әниләребез бик шатланачак, ә балалар үзләре ясаган бүләкләрне шатланып бүләк итәчәк.