Көзге симфония
Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Яшәү дәртенә булган гашыйклык.
Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү, Россияне үстерүдә аның өлешен тану ул. Бүгенге пенсионерлар – илебез икътисадына нигез салучылар, илебезне үсешнең алдынгы чикләренә алып чыгучылар да алар.
Хөрмәтле ханымнар! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк әле сезнең төпле киңәшләрегез.