Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Без табигать балалары

Китапханәдә “Без табигать балалары” дип аталган китаплар күргәзмәсе әзерләнде.Монда без якташ язучыларның китапларын һәм авылыбызда каләм тибрәтүче авылдашларның да кул язмаларын урнаштырдык. Яшь китап укучылар әлеге чарада кызыксынып катнаштылар. Алар төрле авторларның  шигырьләрен кычкырып  укыдылар. Китапханәдә шигъри юллар җанлы яңгырады.