Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Татар халык чигеше

 Россия дә 2022 ел "Мәдәни мирасны саклау елы" буларак китапханәдә урнашкан этнографик музейда сәнгать дәресе узды.Оста куллы әбиләребез,әниләребез мавыктыргыч кул эшләре белән шөгельләнгәннәр.Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр.Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән түбәтәйләр,затлы калфаклар чиккәннәр. Монда без татар хатын- кызларының калфакларына,кулмәкләренә,аляпкычларына төшерелгән бизәкләрне өйрәндек.