Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Экскурция

 18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп утелә. 2022 ел Татарстан Республикасы олуг бәйрәм - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итлүенең 1100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә.Дәүләтебездә ислам динен 922 нче елда рәсми рәвештә кабул ителгән. Авылыбызның мәчет манарасыннан азан тавышы 1830 нчы елларда ук яңгырый дигән мәглумат бар. Түбән Уратма авылының мәчете Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәләр исемлегенә кертелгән.Үз халкының, туган җиренең тарихын белү - кешенең аң дәрәҗәсен үстерә,тормышка карашын һәм фикерләү офыгын киңәйтә, аның күңелен баета.Үз төбәгең тарихын, үз халкыңның язмышын белү,дөньяга карашын һәм рухи кыймәтләрен формалашторуда һәр вакытта хәл иткеч роль уйный. Бүгенге тарих сәгатебез дә шушы максаттан чыгып әзерләнде. Куланган әдәбият альбом "Татарстан мәчетләре"издательский дом РУИЦ, 2000 ел. Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре.-Казан,"Фест"нәшр.1995.-278-бит//240 бит