Нижне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 24

Җиңү безнең йөрәкләрдә

Җиденче май көнне авыл клубы белән берлектә сугыштан кайтмаганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында ветераннар белән очрашу - митинг уздырылды. Җыелган барлык авылдашларны, тыл һәм сугыш ветераннарын котларга авыл җирлеге башлыгы Б.В.Ильдарханов, халыкны социаль яклау бугегенең район буенча җитәкчесе Л.М.Шарифуллина килгәннәр иде. Җитәкчеләр котлавыннан соң укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр көче белән әзерләнгән чыгышлар күрсәтелде. Соңыннан ветераннар һөм кунаклар авыл клубында әзерләнгән чәй табыны янына уздылар.