Нижне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 24

Язлар саен кайта Тукай

23 апрель көнне авыл клубында Кызыл Чапчак авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Язлар саен кайта Тукай" дип исемләнгән әдәби тематик кичә уздырылды. Кичә барышында Тукайның балачагын узешчән сәнгатьтә катнашучылар театральләштереп тамашачыга күрсәттеләр. Шулай ук балалар һәм өлкәннәр шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр.