Нижне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 24

"Әфган кайтавазы"

2023 нче елның 15 февралендә соңгы Совет гаскәренең Әфган җиреннән чыгарылуына 34 ел тулды. 2238 көнгә сузылган әлеге канкойгыч сугышны онытырга безнең хакыбыз юк. Түбән Чаллы авылының 12 асыл егете әлеге вакыйга шахитлары. шуларның берсе бүгенге көндә дә иңбашында патрон кыйпылчыгы йөртә, ә өчесе инде гүр ияләре. әлеге видеоролик Әфган сугышы ветераннарына багышлана. Контакт челтәрендә карау мөмкинлеге бар.