Нижне-Челнинская сельская библиотека - филиал № 24

"Әниемнең җылы кочагы"

28 ноябрь көнне авыл клубында әниләр көне уңаеннан әдәби тематик кичә уздырылды. Инвалидлар декадасы җитүне искә алып кичәгә шагыйрә Мария Логинова белән Раиса Мищихина чакырылды. Алар авыл халкын үзләренең матур җырлары, шигырьләре хәтта биюләре белән шаккатырдылар. Клуб фойесында Мария Логинова иҗатына багышланган китап күргәзмәсе ясалды.