Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Халкыбызның милли хәзинәсе

Татар мәдәнияте тарихында үзенә аерым эз hәм мәктәп тудыра алган жырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт hәм дан казанганы Илhам Шакиров.

Безнең әдәби- музыкаль кичәбез дә шуңа күрә Илhам Шакировка багышланды. Ул үзенең табигый таланты, иҗаты белән туган халкыбызның җыр hәм куәте, байлыгы hәм нәфислеге белән гәүдәләндереп кенә калмады, җырны татарның йөрәк тибеше , рухи дөньясы, күңеле белән бәйләде. Җыр, моң аркылы халыкның уй hәм теләкләрен, шатлык- хәсрәтләрен , тарихи трагедияләрен, киләчәк язмышын, серләрен ачып салды; җырчы җанын халык йөрәгенә сихри җепләр, моңлы кыллар белән бәйли алды.

Әнә шул гаят халыкчан моңы, табигать биргән кабатланмас тавышы белән тыңлаучыны моңландырып кына калмый, ә үзенең иҗаты белән кешене дәртләндерә,гаять зур сынаулар үткән татар халкына рухи көч, киләчәккә өмет, үзенең яшәеше өчен омтылыш- куәт өсти. Илhам Шакиров үзенең кабатланмас иҗаты белән халкыбызга илhам бирә.Ә илhамлы халык беркайчан да югалып, башын аска иеп, өметсезлеккә бирелми. Илhам Шакировның туган халкыбыз тормышындагы төп урыны әнә шул милләтебез рухын туктаусыз яшәтеп, яңартып, үстереп торуында.

         Кичәбездә Илhам Шакиров иҗатына гашыйк булган тамашачылар, тәрбиячеләр hәм югары класс укучылары җыелды.  Җырчы турындагы китаплар буенча күзәтү үткәрелде, аның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде. Илhам Шакиров башкаруында җырлар тыңланды. Күренекле җырчыбызның кичәсеннән рухи байлык  алып, тагын да очрашу турында сөйләшеп таралыштылар.