Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Конфликт в нашей жизни»

Кама Аланы колледжының 1 курс студентлары өчен «Конфликт в нашей жизни» тренинг элементлары белән профилактик уен узды. Уен барышында китапханәчеләр балаларны конфликт төшенчәсе һәм аны җиңү ысуллары белән таныштырдылар. Уен күнегүләре ярдәмендә: " Күренми торган элемтә", " Болытлар", "Комплиментлар", " Алма һәм корт " катнашучылар конфликтлы ситуацияләрне конструктив хәл итәргә өйрәнделәр. Сүз шулай ук яшүсмерләр арасындагы конфликтлар турында барды, алар аркасында еш кына балигъ булмаганнарның хокук бозулары була. Яшүсмерләр алар белән булган хәлләр турында сөйләштеләр.