«Яраткан китапны укып»
Берничә кеше җыелган бер урынга,
Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулына,
Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:
Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.
Утыралар китап укып, күңел ачып,
Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып
Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,
Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.
23 апрель Бөтендөнья китап һәм авторлык көне...
Әйе, китап – киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә...