Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Шушы яктан, шушы туфрактан без»

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшеңә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә...

Әйе, туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан – кеше өчен иң кадерле, җанга якын сүзләр.
Туган ил кеше өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр суза торган тургайлардан башлана.

"Шушы җирдән, шушы туфрактан без" исемле, китапханәбез стеналарында узган җырлы-моңлы кичәбездә дә, һәркемнең туган җиренә булган мәхәббәтен, китап битләре аша да, эчке-тойгы хисләр белән бүлешеп тә, түгәрәк өстәлләр артында әңгәмә кордык.