Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Туган тел көне

Эй...Туган тел....
Безнең газиз булган тел...
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.!!!

21 нче февраль Бөтендөнья туган тел көне. Без үз чиратыбызда, китапханә стеналарында, ел саен шундый күркәм чара- конкурс үткәрәбез.
Чөнки, тел тормышта зур урын тота, ул -тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Мәдәнияте, яшәеше, язмышы, тормышы...Тел ярдәмендә кеше бер-берсе белән аралаша, теләк , уй – фикерләрне аңларга ярдәм итә.
Шигырь сөйләүчеләр арасында иң кечкенәсенә 6 яшь булса, иң өлкәненә 80 гә якын иде. Төрле-төрле телдә яңгыраган шигырь юллары, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте,, иңнәргә канат куеп, каядыр очыртты...
Җюри әгъзалары да, үзләре шагыйрь буларак, дөрес бәян бирделәр һәм чын талант ияләренә рәхмәт әйтеп ,киләчәктә дә зурдан -зур уңышларга ирешуләрен теләделәр.