Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Татарстан һәм Башкортостан халкының мәшһүр улы»

Таҗетдин Ялчыгол – татар дин әһеле, тарихчы, язучы, абызлар хәрәкәте юлбашчыларының берсе. Әдипнең тормыш юлы турында хәбәр аз. Кайда туганлыгы ачык билгеле түгел. 
Т.Ялчыгол 71 еллык гомеренең 48 елдан артыгын безнең төбәктә яшәгән.
1792–1799 елларда Татар Ерыклысы (хәзер Татарстанның Түбән Кама районының Каенлы авылы),
1799–1824 елларда Красная Кадка (Кызыл Чапчак) авылында яшәп балалар укыта һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнә.
Димәк, без аны төбәгебезнең күренекле әдибе дип горурланып әйтә алабыз.
Фәнни трактатлар язу белән шөгыльләнә, дин гыйлемен укыта, җәй көннәрендә күрше авылларга барып, авыруларны дәвалый.
Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.
Гарәп, фасы һәм төрки телләрен бик яхшы белгән.
Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган.
"Тәварихы Болгария" (1805 – аны кайчак "Тәварихы Болгар" дип тә йөртәләр.) – әсәре фәнни әдәбиятта шактый вакыттан бирле галимнәрнең игьтибарын тартып килә.
Таҗетдин Ялчыгол 1838 елда- 71 яшендә, Зәй районындагы Имәнлебаш авылында авырулар дәвалап йөргәндә вафат була һәм шул авыл зиратына җирләнә.