Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Үлемне җиңгән шагыйрь»

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып...
Муса Җәлил.
(15.02.1906 - 25.08.1944) 
Муса Жәлил исеме дөньяда яшәүче hәр халыкка билгеле. Аның исеме белән бистәләр, урамнар аталган. Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша.
Китапханә стеналарында да , каһарман шагыйрь -Героебыз, концлагерь тоткыны , әсирлектә, күпме җәза - газап кичереп тә сынмаган сыгылмаган, 38 яшендә гомере өзелгән батырга мәдхия җырладык.
Күзләребез яшькә тулып, кат-кат шигырьләрен укып, елап-җырлап искә алдык.