Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!»

"Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.
( Ф. Яруллин девизы !!!)
Фидакарь әдип Фәнис Яруллин исеме безгә яхшы билгеле. Ул лирик шигырьләр, җырлар, хикәя, повесть, романнар, драма һәм комедияләр авторы, ялкынлы тәнкыйтьче. Шул ук вакытта балалар язучысы да. 
«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш"- әдипнең тагын бер цитатасы. Әйе, яшьли гарипләнеп урын өстенә калып, күпме китап язган бөек кеше.. Исән булса, 9 февраль көнне 85 яшь булган булыр иде..
Без үз чиратыбызда, китапханә стеналарында ихтирам һәм искә алу йөзеннән, әдәби-музыкаль кичә уздырдык.
Эчтәлекле әсәрләреннән, шигырьләреннән өзекләр укып, матур җырларын җырлап , Фәнис абыйны һәм аның уң кулы булган хатыны Нурсөя апага мәдхия җырладык.