Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Татарның карлыгачы

 

Татар мәдәнияте тарихында, үзенә аерым эз калдырган,  беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззатуллина - Волжская.

Безнең әдәби - музыкаль кичәбезне, халкыбызның мәңгелек горурлыгы булган артисткабыз Сәхипҗамал Гыйззатуллина - Волжскаяга багышланды. Ул төрки-мөселман дөньясында профессиональ сәхнәгә атлаган беренче хатын-кыз актриса. Сәхипҗамал Гыйззатуллина – Волжская төрле характердагы образларны сәхнәдә гәүдәләндерүче гади драма артисты гына булмаган. Ул “Нур “ труппасын оештырган режиссёр, сәнгать җитәкчесе, педагог, артистларның остазы, гастрольләр оештыручы, спектакль –чыгышларны әзерләү белән шөгыльләнүче җитәкче дә булган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай аны кояш белән тиңләгән.

Кичәбездә Сәхипҗамал Гыйззатуллина – Волжскаяның тормыш юлы белән кызыксынучы тамашачылар җыелды. Артистка турындагы  газета-журналлар,китап буенча күзәтү үткәрелде, аның иҗаты,тормыш юлы турында презентация, “Гөлҗамал” әсәреннән өзек күрсәтелде. Музыка мәктәбе укучылары, үзләренең музыкаль номерларын башкардылар.