Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә

     Г.Тукай – халкыбызның сөекле шагыйре. Аның туган көнен безнең Татарстанда гына түгел,  дөньядагы барлык татар халкы билгеләп үтә. Еллар үткән,  ара ерагайган саен Г.Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара.

Ул кыска гына гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлемсез иҗат калдырды.

     Музыкаль кичәбез, музыка мәктәбе директоры Юлия Сергеевна башкаруында “Туган тел” җыры башланып китте. Кичә  презентация күрсәтелеп алып барылды. Музыка мәктәбе укучылары ярдәмендә концерт номерлары күрсәтелде, актив пенсионерыбыз Нина Васильевна  Г.Тукайның “Пар ат “ шигырьен укыды.

      Чара азагында әзерләнгән китап күргәзмәсе буенча күзәтү үткәрелде Кичәбездән җыелган тамашачылар  бәйрәмнән риза булып, көр күңел белән өйләренә таралыштылар.