Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

”Иҗат канатлары”

                                     Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

                                     Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

                                     Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

                                     Уңай була һәрбер эшең дә.

 Бу очрашуда  талантлы  шагыйрьләребезнең  шигырьләре  белән  танышуыбызны  дәвам иттек.  Бик мөкиббән булып, ике телдә дә рәхәтләнеп укып,  телнең нинди бай  булуын ,  аның матурлыгын күрә белү,  соклану хисләре уяту, туган җиргә,  аның халкына ихтирам,  үзара дуслык,  татулык сыйфатлары булдыру турында сөйләшеп,  күңелле кичәбезне матур җырлар белән тәмамладык.