Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

“Бәгырь ташы – йөзек кашы”

Герой- шагыйрь М.Җәлилнең тормыш юлы hәм иҗатын өйрәнүгә укучыларны җәлеп итү, әдипнең әдәби мирасына кызыксыну уяту.  Муса Җәлил шигырьләре аркылы укучыларда әхлаклылык сыйфатлары hәм патриотизм хисләре тәрбияләү.

М.Җәлил татар әдәбиятының , татар халкының горурлыгы.Ул кыска гына гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлемсез иҗат калдырды.Аның бай иҗаты, тоткынлыкта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы безне генә түгел, яшь буынны да таң калдыра.Муса Җәлил hәм җәлилчеләр ахыргы сулышларына кадәр ватанга тугрылыклы булып калалар hәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

Шагыйрь туган иленә, туган җиренә, халкына, ватанына  булган ялкынлы кайнар хисләрен үзенең әсәрләрендә ихлас күңелдән, бөтен тулылыгы, матурлыгы белән тасвирлап бирә.

Безнең чара презентация күрсәтелеп алып барылды. Балалар яттан М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.Чара азагында әзерләнгән китап күргәзмәсе буенча күзәтү, М.Җәлил темасына викторина үткәрелде.