Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Татар халык ашлары"

Татарстаныбызда 2021-нче ел "Туган телләр һәм халык бердәмлеге" елы дип игълан ителде. Шул уңайдан өй шартларында китапханәнең иң актив укучылары белән "Татар халык ашлары һәм башка милләт ризыклары" исемле очрашу булды. Әлбәттә, китапханә киштәсен бизеп торган матур китаплар белән беррәттән, һәр милләт үзенең милли ризыгы турында һәм аны пешерү серләрен сөйләде.

Йорт хуҗасы булырак, Асгат абый Галиаскар улы, үз куллары белән пешергән милли ризык "кыстыбый" турында сөйләде. Очрашу тәмле пешкән ризыклар белән чәй өстәле артында тәмамланды.