Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Уйнат әле гармуныңны...!"

                   Йөрәкләргә рәхәт була

                   Гармунда бер уйнасаң,

                   Телгәли ул йөрәкләрне,

                  Уйный белеп уйнасаң…!

Шундый девиз астында, 18 декабрь көнне бистәбез китапханәсендә « Уйнат әле гармуныңны…!» исемле җырлы- биюле кичә узды.

Кичәнең төп герое булып, әлбәттә, татар халкының борын-борынгыдан яратып уйнаган милли уен коралы –ГАРМУН булды.

Безнең арабызда да бик талантлы, күп кырлы гармунчыларыбыз бар икән. Борынгылар сүзе дөрестән дә, гармунчының урыны һәрчак түрдә: йөрәктә дә,туй мәҗлесләрендә дә, бәйрәмнәрдә дә....

Шундыйлардан: Илдус абый Хайруллин, үзе күп шигырьләр авторы, гармунда да  уйный, җырлый, бик теләп һәм рәхәтләнеп бии дә әле;

Таир абый Умяров, Кама Аланына багышлап ,үзе язган шигырен көйгә салып, бик матур итеп  уйнады һэм җырлады;

Фәрит абый Миннегалеев    - яшь чагында булган кызык хәлләрен сөйләп, тамашачыларны көлдереп, гармунында узенең тезмәләрен башкарды;

Әсгат абый Кабиров  - ул безнең йөзек кашы, барлык бәйрәмнәрнең дә узәгендә кайнаучы гармунчы, моңлы тавышлы Альфинур апа Атауллина башкаруында “Әнкәй” җырын гармунда уйнап, барлык кешенең күзләренә яшь тутырды.

Лидия апа  Вахитова  да борынгы  татар халык җырларын бик моңлы башкарып кичәбезгә ямь өстәде. Нина Васильевна “ Гармунга” исемле шигырен укып яңгыратты. Дәртле бию көйлэренә, кемдер утырган җирдән, кемдер торып басып тыпыр-тыпыр килеп биеп алды.

    Кичәбез рухы , борынгы заманнарны урап, яшьлеккә кайтып, балачак хатирәләрен, әткәй-әнкәйләрне, әби-бабай, туган нигезне искә алып,тәмле чәй өстәле артында, милли ризыкларыбызны авыз итеп,барыбыз да белгән татар халык җырларын сузып, күңелдә бик рәхәт, уңай тәэсирләр калдырды.