Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Өйрәнүчеләр өчен - инглиз теле

Ноябрь башыннан бирле һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә китапханәдә "өченче буын университеты"студентлары өчен инглиз теле дәресләре уза. Дәресләрдә укучылар тормышта, интернетта яки сәяхәтләрдә кирәкле Инглиз теле буенча база белемнәрен алачаклар. Дәресләрне китапханәче Гафарова Резедә, белем бирү буенча Инглиз теле укытучысы үткәрә.