Городская библиотека - филиал № 2

"Мәсәлче белән очрашу"

Январь азыгында бездә шәһәребезнең күренекле шагыйрь Рәфәт Шәйдуллин иҗатына багышланган кичә узды. Очрашуга педагогия көллияте студентлары килде. Р.Шәйдуллин студентларны үзенең тормыш юлы, иҗаты, 2017 нче елда чыккан  "Мәсәлләрем - әсәрләрем" дигән китабы белән таныштырды. Кичә барышында китап укучылар мәсәлләрне аның укуында тыңлап рәхәтләнделәр, кай урында рәхәтләнеп көлделәр, кайсебер җирдә гаҗәпләнделәр, кайбер мәсәлләрнең төп геройлары да чамаланды шикелле. Берничә мәсәлен укучы кызлар, малайлар укуында тыңладык. Шулай ук Рәфәт абый студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кичәдә катнашкан һәркем үзе өчен бай иҗатлы мәсәлче шагыйрьне ачты.