Городская библиотека - филиал № 2

"Мәгариф - укытучыларның өстәл китабы"

      Казан шәһәрендә беренче сан басылып чыккан Мәгариф журналына 100 ел тулды. Шуңа багышлап бездә “Мәгариф – укытучыларның өстәл китабы” китап күргәзмәсе эшли.

      "Мәгариф" - айлык ижтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби гомум татар журналы. "Мәгариф" күптөрле мәсьәләләрне яктырта, һәркем диярлек аннан үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала.  «Мәгариф» журналы беренче саныннан алып хәзергәчә укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оештыру, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрү, яңа программалар һәм дәреслекләр төзү проблемаларын, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, заманча укыту технологияләрен куллану, яшь буынны хезмәткә әзерләү, мәгариф хезмәткәрләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту, балаларның сәламәтлеген ныгыту, бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек мәсьәләләрен ачыктыра. Журналның  язма авторлары – укытучы новаторлар, тәҗрибәле методистлар, педагогика галимнәре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре.

      Тарих әзләреннән.

     1918 елның 7 ноябрендә Казанда, Мәркәз мөселман комиссариаты каршындагы «Гыйльми һәйәт» (ягъни мәгариф хакимияте) органы буларак, «Мәгариф» журналы чыга башлый. Журнал 1936 елның октябреннән – «Башлангыч мәктәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр – «Совет мәктәбе», 1990 елның сентябреннән бүгенгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә.