Городская библиотека - филиал № 2

Шагыйрьнең дөнья балаларына әйтер сүзе

Бүген балалар язучысы Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан: «Шагыйрьнең дөнья балаларына әйтер сүзе» дип исемләнгән музыкаль - әдәби кичә узды. Чарада мәктәп укучылары Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Китапханәчеләр балаларга язучының шигырьләрен укып киттеләр: “Уятыйм әле кояшны”, “Әни кирәк”, “Энекәш кирәк миңа!”, “Ох уж эти взрослые”, “Зима в Казани” һ.б. Шулай ук балалар шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларын тыңладылар: “Талбишек”, “Әнкәй безне сөннән алып кайткан”, “Яратыгыз”.  Кичә презентация белән узды. Укучылар язучының китаплары белән таныштылар.