Городская библиотека - филиал № 2

Безнекеләр Олимпиадада

Россия җыелма командасы составында Татарстан данын фигуралы шуучы Евгения Тарасова, чыңгычылар Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская, шулай ук сноубордчылар Владислав Хадарин һәм Милена Быкова яклады.

Быелгы Олимпиадада 92 илдән 2500 спортчы катнашты. 15 спорт төрендә 102 медаль комплекты уйнатылды. 

Аерым әйтергә кирәк, Пхенчхандагы ХII Паралимпия уеннарында Түбән Кама чаңгычысы Марта Зәйнуллина утырган килеш 10 чакрымлы биатлон ярышында - көмеш, 1,1 километрга ("утырып шуу" классы) бронза медальгә лаек булды.

Язгы игелек эшләр кысаларында, безнең китапханәдә "Безнекеләр Олимпиадада" дигән мәгълүмат өстәле әзерләнде. Бу күргәзмәдә Олимпиадада Татарстанның  спортчылары турында укый аласыз.