"Сабантуй күңелле бәйрәм"
Безнең республикада иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып Сабан туе санала.
2 нче номерлы шәһәр китапханәсе, китапханәгә йөрүче балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырды.
Әлеге бәйрәмдә кечкенә дуслар өчен төрледән-төрле уеннар оештырылды: «Капчык киеп йөгерү», «Чүлмәк вату», «Аркан тарту» һ.б. Балалар җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә ярыштылар, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде.