Городская библиотека - филиал № 2

"Минем яраткан уенчыгым"

Бүгенге көндә балалар йомшак уенчыкларны күбрәк яраталар. Сабыйлар яраткан аюны яки куянны кочаклап йоклап китәләр, ә үсеп җиткәч күпләр балачакның алтын чорын хәтерләткән йомшак яратканнарын саклауларын дәвам итәләр.
   Бүген, 47 нче номерлы «Чиякәй» балалар бакчасында «Минем яраткан уенчыгым» дип аталган кызыклы чара узды.
  Китапханәче уенчыклар ярдәмендә әкиятләр сөйләде, балалар үзләре дә берсен - берсе уздырып яраткан уенчыклары турында сөйләделәр.
   Иң кызыклысы, әлбәттә, курчаклар ясау мизгеле иде. Балаларга берничә генә тукыма, гади җепләр генә кирәк булды. Нәтиҗәдә, балалар үз куллары белән курчак ясарга өйрәнделәр.