Городская библиотека - филиал № 2

«Укучы гаилә - бәхетле гаилә»

Гаилә — ул бер дәүләт. Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз.
Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе.
Бүген, 15 майда, Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
2нче номерлы шәһәр китапханәсендә «Укучы гаилә - бәхетле гаилә» дип аталган мавыктыргыч акция узды. Китапханәчеләр гаилә традицияләре, нинди китаплар укулары белән кызыксындылар.
Чарага килгән гаиләләр актив рәвештә викторинада катнашты, гаилә турында мәкаль-әйтемнәр һәм шигырьләр укыды, табышмаклар чиште.