Городская библиотека - филиал № 2

"Киләчәккә һөнәр сайла"

Һөнәр сайлау мәсьәләсе иртәме-соңмы бөтен кешегә дә кагыла. Сайлау – гомумән, җиңел эш түгел. Бу хакта яшьтән үк уйлана башларга кирәк.
Укучыларның төрле һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, 21 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Киләчәккә һөнәр сайла» дип исемләнгән танып белү сәгате узды.
Чара башында укучыларга һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм кеше өчен һәрберсенең мөһимлеге хакында сөйләнде. Укучылар китапханәче белән берлектә һөнәрләр турында сөйләүче әсәрләр турында искә төшереп,
табышмаклар чишеп, мәкальләргә җавап таптылар.