Городская библиотека - филиал № 2

"Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз"

Хәзерге буын яшьләре, укучылар сугыш китергән авырлыкларны кинолардан гына карап кына белә, язучыларыбызның әсәрләрендә дә сугыш темасы тирәнтен яктыртылган. Утлы көннәрнең кайтавазы күңелләрдә саклансын өчен китапханәдә, 8 нче мәктәп укучыларына Бөек Ватан Сугышының Җиңү көне уңаеннан, «Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Әлеге чарада сугыш чоры язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатына күзәтү ясалды, Бөек Ватан сугышына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганнан соң, сугыш вакыйгалары һәм совет халкының батырлыгы турында әңгәмә үзды.

Укучыларның әлеге тема белән кызыксынуларын күрү иң күңеллесе булды.