Городская библиотека - филиал № 2

Сәламәтлек кагыйдәләре

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда китапханәләр дә үзләренең өлешләрен кертәләр. Бүген, китапханәбездә «Сәламәтлек кагыйдәләре» дип аталган уен чара узды, чарада 8нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары катнашты. Чара башланганда китапханәче укучыларга сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен аңлатып, сөйләп узды.
Уен барышында укучылар төрле биремнәрне уздылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен, төрле спорт төрләрен кабатлап, физкультминуткада актив катнаштылар.