Городская библиотека - филиал № 2

Исәнме, яз!

«Нәүрүз» бәйрәме - ул язны каршы алу.
Китапханәдә «Исәнме, яз!» дип аталган чара узды. Китапханәче,
Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләүдән башлап җибәрде чараны. Бәйрәмнең икенче өлешендә Нәүрүзбикә килеп керде. Ул матур теләкләр әйтеп килгән кунакларны котлады. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. Уен кызып кына барганда бәйрәмгә Кыш бабай килеп керде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар, Нәүрүзбикә әлбәттә, ярышта җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Ә без бәйрәмне күңелле ярыш-уеннар белән, яз турында шигырьләр, табышмакларга җавап эзләп дәвам иттек.
Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булды. Апаларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар милли бәйрәмебез белән таныштылар.