Городская библиотека - филиал № 2

«Безне китап берләштерә»

Китапханәбездә төрле чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде.
Бүген дә, китапханәбездә «Безне китап берләштерә» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Чараны китапханәче укучылар тарафыннан яратылып укыла торган китаплар, китап эчләрендәге геройлар, язучылар турында сөйләүдән башлап җибәрде. Чарага китап укырга яраткан апаларыбыз җыелган иде.
Вакытның узганы сизелми дә калды, апалар яраткан китаплары турында сөйләделәр, китаптан өзекләр укыдылар, өйдә укыр өчен китаплар алдылар.
Шулай ук, чарада Түбән Кама шагыйрәләре Нәфисә Баязитова, Мөнҗия Хәлимовада катнашты. Мөнҗия Хәлимова «Тылсымлы таяк» исемле балаларга атап язылган шигырьләр китабын китапханәбезгә бүләк итте.