Әмирхан Еники -иҗаты
Әмирхан Еникиның тууына 115 ел туу уңаеннан 6 нчы мәктәпнең югары сыйныф укучыларына «Әмирхан Еники - иҗаты»дип аталган әдәби чара уздырылды. Язучының иҗаты уйланырлык азык, күңелгә шатлык, колакка музыкаль аһәң бирә. Аның әсәрләрендә—бөтенесендә дә—җанлы кешеләр, уйлана, газаплана һәм шатлык кичерә белә торган кешеләр яши!
Әмирхан Еники – хикәяләр остасы. Чарада әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү белән башланып китте. Чараның икенче өлешендә укучылар язучының «Матурлык», «Бала», «Кем җырлады», «Әйтелмәгән васыять»хикәяләрнең кыскача эчтәлекләре белән таныштылар.