Городская библиотека - филиал № 2

Чын егетләр кичәсе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 22 февральдә Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә «Чын егетләр кичәсе» дип аталган уен программасы үткәрелде. Чара Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды.
Егетләргә шактый гына гадәти булмаган биремнәр үтәргә туры килде, 
шулай ук зирәклек, чыдамлык һәм тиз эшли белү өчен конкурслар булды. Егетләр үзләренең чын егет икәнлекләрен күрсәттеләр, барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр.
Аларга алга таба да ныклы сәламәтлек, куйган максатларына ирешү өчен тырышлык һәм кыюлык телибез!