Городская библиотека - филиал № 2

Һәрчак минем белән туган тел

Ел саен 21 февраль – Халыкара туган тел көне билгеләнә. Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә  үткәрелгән «Һәрчак минем белән туган тел» дип исемләнгән әдәби чарада, 8нче урта мәктәпнең  6нчы сыйныф укучылары катнашты. 
Туган телне ярату балачактан килә. Чарабызда укучылар өчен төрле биремнәр әзерләнгән иде. Укучылар туган телдәге мәкальләрне һәм әйтемнәрне бергә искә төшерделәр, кызыклы уеннарда актив катнаштылар. Мондый чаралар укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный дип ошанып калабыз.